Өлкәннәр декадасы кысаларында Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бушлай хокукый ярдәм күрсәтү көне узды. Хокукый консультацияне нотариус Нурия Абзяппарова һәм адвокат Алексей Круглов үткәрде.
Гражданнарга мирас, җир һәм гаилә хокукына кагылышлы гамәлдәге законнар турында аңлатулар җиткерелде.