Республика районнарында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар узды

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән бисер кулланып "Игелек агачы" ясадылар. Алар бу агачны өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә бүләк иттеләр.

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре пенсия яшендәге хатын-кызлар өчен Болгарга экскурсия оештырды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Лениногорскның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Илдус Касыймов булып кайтты. Ул ял итү бүлмәсенә телевизор һәм өлкәннәргә татлы бүләкләр тапшырды.

Әлмәтнең "Опека" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Г. Тукай исемендәге паркта өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан чара оештырылды. Әлеге чарада пенсионерлар бер-берсе белән аралашты, китаплар укыды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International