Өлкәннәр декадасы Арча мәдәният йортында бәйрәм чарасы белән тәмаланды. Катнашучыларны һәм кунакларны Арча һәм Әтнә районнары пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина һәм Арча районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев сәламләде. Рәхмәт сүзләреннән соң өлкәннәргә "Сәхнә артында гауга" спектакле күрсәтелде.