Бүген Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә эш тәкъдим итүчеләр көне узды. ҖАҖ "Камаз" Логистика үзәге кадрлар хезмәте вәкиле эшсезләргә ачык вакансияләр тәкъдим итте
Предприятие вәкиле килүчеләргә 100 дән артык вакансия тәкъдим итте. Чарада 10 кеше катнашты, шуларның 7 кабаттан әңгәмәгә чакырылды.
Барлык катнашучыларга эш тәкъдим итүче белән шәхсән аралашу, кадрлар сәясәте, ачык вакансияләр турында мәгълүмәт алу мөмкинле тудырылды.