Минзәләнең “Тургай” приютында өлкәннәр декадасы кысаларында чара узды

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Кадерле безнең әби-бабаларыбыз” дип исемләнгән Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды.

Бәйрәмгә әлеге приютта хезмәт куйган Иске Матвеевка авылы ялгыз пенсионерлары һәм хезмәт ветераннары чакырулы иде.

Очрашуда өлкәннргә кечкенәләр төркеме балалары сувенир-курчаклар, ә зурлар төркеме үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.

Өлкәннәр үз чиратында рәхмәт әйтеп, балаларны пироглар белән сыйладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International