Минзәләнең инвалидлар җәмгыятендә өлкәннәр декадасына багышланган чара үтте

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Минзәләнең инвалидлар җәмгыятендә  өлкәннәр декадасы уңаеннан чара үткәрелде.

Очрашуда 2нче номерлы мәктәп волонтерлары катнашты. Алар җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, биеде, стенгазета чыгарды, бүләкләр тапшырды. Чараны социаль эшләр буенча белгеч Н.И. Бахтигареева һәм социаль педагог Л.А. Гурьянова оештырды.

Концерт чыгыш ясаучыларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә күңеленә дә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International