Өлкәннәр декадасы кысаларында Мамадышның “Забота” үзәгендә берничә чара узды

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Мамадышның “Забота” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре берничә чара оештырды.

Шушы көннәрдә "Глиняные горшочки" мастер-классы узды. Остаханәсендә пенсия яшенә кадәрге инвалидлар өлкәннәргә үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Кунаклар арасында опекун гаилә ата-аналары да бар иде. Катнашучылар кызыл балчыкны тотып, аның файдалы йогынтасын сизде. Тәнәфесләрдә "Забота" үзәге хезмәткәрләре чәй табыны әзерләде. Әлеге очрашу үзара аңлашу һәм дуслык атмосферасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International