Кичә Менделеевскның «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты карамагындагы балалар өчен “Шуклык һәм хулиганлык” исеме астында мәгълүмати хокук дәресе узды.
Приют педагоглары Рамил Загретдинов һәм Людмила Елисеева 14 яшь җиткәч авыр җинаятьләр өчен җаваплылыкка тарту каралганы хакында сөйләделәр.
Чара ахырында "Теория разбитых окон" презентациясе күрсәтелде. Чара иркен шартларда узды. Балалар сораулар бирде һәм аларга җаваплар алды