Өлкәннәр декадасы кысаларында Биектауның "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Туган як" дип исемләнгән акция уздырды. Бу акция авылдашларның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка йөрүен арттыруга юнәлтелгән.
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин акция барышында өлкәннәргә кием-салым, азык-төлек белән булышлык итте. Пенсионерлар мондый игътибардан бик канәгать калды һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.