Өлкәннәр декадасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл" дип исемләнгән спорт чарасы оештырылды.
Ярышларда Алабуганың интернат-йортында яшәүче инвалидлар, Яр Чаллының пенсионерлары, "Халкым" территориаль иҗтимагый үзидарә командалары катнашты. Әлеге чараны оештыруда АИ КФУ биология факультеты волонтерлар төркеме һәм "Волонтер" хәрәкәте активистлары.
Тантана катнашучылар һәм җанатарларны сәламләү белән башланып китте. Соңыннан 2 нче спорт мәктәбе тхэквондистлары һәм 1 нче спорт мәктәбе нәфис гимнастика бүлеге балалары үз осталыкларын күрсәтте. Өлкәннәр алардан энергия алып эстафеталарда көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Алабуга интернат-йортның "Елмаю" командасы һәм Яр Чаллының "Дружба" интернат-йорт командалары бүлеште.Барлык катнашучыларга татлы призлар һәм дипломнар тапшырылды.