Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында республика районнарында гадәттәгечә "Туган як – Родной край" акциясе үткәрелә. Чараның максаты – хәзерге вакытта интернат-йортларда яшәүчеләр янында булып кайту.
Лаеш районынң "Алтын көз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова, үзәк хезмәткәрләре, ветераннар советы рәисе, сугыш һәм хезмәт Рашат Булатов белән бергәлектә Балык Бистәсе һәм Чистай интернат-йортларында яшәүче өлкәннәр янында буылап кайттылар.
Лаеш район башлыгы исеменнән Михаил Афанасьев пенсионерларга азык-төлек тапшырды.