Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәре буенча беренче мәртәбә «Вагон работы – от «Есть РАБОТА!» исемле уникаль трамвай йөрде. Бу чараны Яр Чаллының мәшгульлек үзәге белгечләре «Есть работа! Набережные Челны» басма вәкилләре белән берлектә оештырды.
Эш тәкъдим итүче оешмалар 1000гә якын вакансия ачык булуын белдерсә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 3500 вакансия тәкъдим итте.
Көн дәвамында теләгән һәркем шәһәрнең эре предприятиеләр хезмәткәрләре белән аралаша, кызыксындырган вакансиягә экспресс-әңгәмә уза алды, шулай ук вакансияләр буенча мәгълүматлар бирелде.
Ярминкәдә барлыгы 700гә якын кеше катнашты.