Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хайваннар көненә багышланган хәйрия марафоны үтте.
Балалар өчен территория тирәли экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында алар сукбай песи, эт, кошларны ашатты.
Тернәкләндерү үзәге бинасында балалар өчен "Домашний питомец" танып белү чарасы да оештырылды. Монда балалар хайваннарның кеше тормышында роле хакында фикер алышты, кызыклы конкурслар һәм уеннарда катнашты.