Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Лилия Курбатова Кызыл Чишмә бистәсендә "Юлны үзебез сайлыйбыз" дип исемләнгән дәрес оештырды. Әлеге чарада социаль карамакта булучы яшүсмерләр катнашты. Дәрес кысаларында тренинг күнегүләр уздырылды.
Тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, балаларның агрессия дәрәҗәсе югары күрсәткечтә. Моңа бәйле рәвештә, үзәк хезмәткәрләре тойгылар белән идарә итүгә юнәлтелгән өстәмә дәресләр үткәрергә ниятли.