Бөгелмәнең “Ялкын” приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре Россия почтасы көненә багышланган чарада катнашты. Приют педаголары Ләйсән Әхмәтова һәм Людмила Москвичева балаларны почта хезмәтенең кызыклы факталары белән таныштырды.
Балалар педагоглар белән белектә 2нче номерлы почта бүлегендә булып кайттылар. Анда алар үзләрен хат таратучы ролендә тоеп карадылар. Балалар посылка кабул итәргә, хатлар җибәрергә өйрәнделәр. Һәм әлбәттә барлык почта хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар.