Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә күп еллар эшләгән ветераннарга багышлап бәйрәм концерты оештырды.
Чараны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина ачып җибәрде. Ветераннарга сәламәтлек, игелек һәм иминлек теләп рәхмәт хатлары тапшырылды. Комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Наталья Зиннатова тарафыннан өлкәннәргә карата бик күп җылы сүзләр яңгырады.
Чара ахырында өлкәннәргә бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды.