Лаешта өлкәннәр декадасына багышланган чаралар узды

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Лаеш районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре социаль яклау тармагы ветераннары белән очрашу үткәрде.

Пенсионерлар өчен шәһәр буенча, Лаеш хәрби дан музеена экскурсия оештырылды. Ветераннар яңартылган Кама елгасы буен, Г.Р. Державин мәйданын күрделәр.

Алга таба Лаеш ЗАГС хезмәткәрләре Мендельсон маршы астында ветераннары каршы алды. Учреждение җитәкчесе Мария Бурцева архивтагы китапларны күрсәтте, анда ветераннар үзләренең язылышу теркәлгән көннәрен таба алды.

Аннан соң Лаешның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түгәрәк өстәл формасында очрашу узды. Өлкәннәрне чәй белән сыйладылар, РФ Дәүләт Думасы депутаты исеменнән көнкүреш химиясе товарлары тапшырдылар.

Тармак ветераннары очрашу оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International