Министрлык вәкилләре Минзәләнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
5нче октябрьдән 13нче октябрьга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Минзәлә мәшгульлек үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсезләр рәтенә теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.
 Әлеге тикшерү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәген планлы тикшерү турында" боерыгы нигезендә башкарыла һәм үзәкнең расланган  дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкару-башкармавын белү максатларыннан чыгып үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International