Тукай районынынң «Шәфкать» үзәге белгечләре «М.И.Г.» отряды волонтерлары белән берлектә өлкәннәрне бәйрәм белән котлады

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Бәйрәм көнне “М.И.Г” отряды волонтерлары социаль яктан куркыныч хәлдә калган балалар белән өлкәннәр өчен открыткалар һәм көзге букетлар төзеде. Белгечләр өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучы юбилярларны котлады.

“Шәфкать” үзәге социаль педагоглары Светлана Баева, Оксана Абрамова һәм социаль эшләр буенча белгеч Гөлназ Шавалиева өлкәннәр өчен “Иске онытылган вальс” дип исемләнгән бию мәйданчыгы оештырды. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International