Балигъ булмаганнар арасында караучысыз калуны кисәтү буенча “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә музыкотерапия элементлары белән “Музыка осени” дип исемләнәгн чара оештырылды. Бу чарада социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 25 бала катнашты. Чараның төп максаты – балаларны әхлакый һәм этик яктан тәрбияләү.
Дәрес мәгълүмати бишминутлыктан башланды. Социаль педагог балаларга хисләр үстерү, аларны тоя белү турында сөйләде.
Аннан социаль педагог балаларга күз йомып, Чайковский репертуарыннан “Ел фасыллары. Көз” әсәреннән өзек тыңларга тәкъдим итте. Әлеге өзекне тыңлаганнан соң, балалар кичерешләрен кәгазьгә төшереп, рәсем ясады.