Шушы көннәрдә Казанда Лукойл нефть компаниясе VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү узды.
“Спорт” номинациясендә “Выбор всегда за тобой” проекты белән Чирмешәннең “Доброе сердце” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Людмила Малешина җиңеп чыкты.
Теләче районы “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 13 катнашучы арасыннан Гөлгенә Тимербаева иң яхшы социаль педагог булып танылды.