Җәлил районының интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көне узды

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Сарман районында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. «Возраст мудрости – прекрасная пора» концерт программасы белән Җәлил интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 7нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары һәм Әлмәт торба заводы комитеты волонтерлары чыгыш ясады. Алар матур җырлар, дәртле биюләр белән катнашучыларны сөендерде.

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм ҖЧҖ “Промтранс” җитәкчеләре зур бәйрәм өстәле әзерләүне оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International