Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Синема 5” кинотеатрында фильм карауны оештырды.
Чараның максаты балаларда эстетик зәвык тәрбияләүдән, эмоциональ ихтыяҗларны гамәлгә ашырудан гыйбарәт.
“Веста” үзәге хезмәткәрләре “Синема 5” кинотеатры администрациясенә чараны оештыруда ярдәм һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен белдерә.