Халыкара өлкәннәр көненә багышлап Теләче районы мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды.
“Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Души и рук прекрасное творение» һәм «Щедрая осень и дары» күргәзмәләре оештырылды. Моннан тыш, белгечләр түгәрәк өстәл артында өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.