Лениногорск районында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты үтте

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көнендә Лениногорскның "Исток – Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре концерт оештырды.

Чараны 16 номерлы мәктәпкәчә әзерлек оешмасы балалары ачып җибәрде. Балалар матур итеп шигырьләр укыды, җырлар җырлады, биеде, тамаша күрсәтте.

Бәйрәм дәвамында өлкәннәргә карата бик күп җылы сүзләр яңгырады. Балалар нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм иминлек теләде. Чара ахырында барлык өлкәннәргә укучылары үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International