Бөгелмәнең “Радуга” үзәге хезмәткәрләре сугыш ветеранын Өлкәннәр көне белән котлады

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Быел Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Радуга” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре массакүләм акцияләрдән баш тартып, игътибарга мохтаҗ сугыш ветераны янында булдып кайттылар.

Бүлек хезмәткәрләре “Поддержка” клубы егетләре һәм кызлары белән берлектә 87 яшьлек Просковья Верхолазова янында булдылар. Егетләр сугыш еллары турында җырлар башкарды, ә Просковья Федоровна аларга кушылып җырлады.

Үз чиратында, Просковья Федоровна тормыш һәм яшьлек вакыйгалары белән уртаклашты. Сугыш ветераны шундый игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International