Министрлыкның тармак оешмаларында өлкәннәр Көненә багышлап үткәрелгән чараларга йомгак ясалды

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Балтач районының "Наз" халыкка комплекслы социаль ярдәм  күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көненә багышлап Республика фестивале кысаларында яшьләр иҗат төркеме "Наше Время – Безнең Заман" рус биюе әзерләде.

НАСКО иминият компаниясе Халыкара өлкәннәр көнендә  Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Иминият компаниясе вәкилләре очрашуда бәйрәм бүләге итеп плазмалы телевизор тапшырды.

Халыкара өлкәннәр көнендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Биек Тау паркында пенсионерлар белән очрашу уздырды. "Истәлекләр көне – минем яшьлек" дип исемләнгән әлеге очрашуда өлкәннәр яшьлекләрен искә төшерде, хәтирәләре белән уртаклашты.

Круглое поле поселогы һәм Биклән урта мәктәбе укучылары өчен Тукай районының “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзге психологы өлкәннәр декадасы кысаларында класс сәгате уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International