Шушы көннәрдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә ААҖ "РИТЭК" VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗә ясалып җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Балтач районының мәдәният һәм спорт бүлеге линиясенннән 6 проект тәкъдим ителгән иде. Алар: "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, үзәк китапханә, "халыклар Дуслыгы" Чепья музее, Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе.
“Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган” номинация җиңүчесе булып Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе "Рәхмәт Сезгә! Мондый кешеләр булганда, җирне җиңеп булмый!" проекты танылды.