Менделеевск районында өлкән яшьтәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырачаклар

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

2 октябрь көнне Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк. . Бу көнне эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен 4 предприятие вәкилләре тәкъдим итәчәк. Алар арасында "Кама-Сакс" ҖЧҖ, "Комфорт-Успех" ҖЧҖ, "Менделеевсказот" ҖЧҖ, "Л.Я.Карпов ис. Химзавод" бар.

Эш бирүчеләргә тегүче, тегү җиһазлары операторы, хезмәт биналарын җыештыручы, кладовщик, савыт-саба юучы, слесарь-төзекләндерүче, урам себерүче, изолировщик, химик анализ лаборанты кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә үз эшен 09.00 дан 11.00 гә кадәр башкарачак. Адресы: Бурмистров урамы «Юность» район мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International