Бүген Әлмәттә Бөтенроссия йөгерү көнен үткәрү кысаларында Әлмәтнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре "Татарстан Кроссы-2015" массакүләм йөгерешендә катнашты.
Бу массакүләм узышка барлыгы 10 меңгә якын әлмәтлеләр килгән иде. Биредә шулай ук шәһәрнең социаль яклау идарәсе һәм Әлмәт "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре бар иде.