Шушы көннәрдә Республика мәгълүмати-методик үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт оешмалары арасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү оештыручы оешмалар арасында “Алтын көз” социаль программалар конкурсына йомгак ясалды.
Республикада социаль программалар конкурсы ике этапта узды. Сайлап алу этабында эксперт төркеме тарафыннан 35 конкурс программасы каралса, шуларның 22се икенче этабка үтте.