Эш эзләүче бөгелмәлеләргә вакансияләр тәкъдим ителәчәк

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

2 нче октябрьдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Биредә шәһәрнең 3 предприятиенең кадрлар белән эшләүче хезмәткәрләре катнашачак.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында 15 октябрьдә дә ярминкә оештырылачак. Монда да 3 предприятиенең кадрлар белән эшләүче хезмәткәрләре катнашачак.

Чаралар Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 15 нче йортта узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International