Шушы көннәрдә Лениногорск районының "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарда һәм инвалидларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чара оештырылды.
Чара барышында социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар төрле авыруларны булдырмас өчен профилактика, өй шартларында социаль-медицина нигезләрен үтү хакында белемнәрен ныгыттылар.
Ахырында үткәрелгән дәресләр буенча катнашучыларга белешмәлек һәм брошюралар өләштеләр.