Бүген Ютазы халыкны эш белән итү үзәге белгечләре өлкән яшьтәгеләр өчен ярминкә уздырдылар. Чарада 7 предприятиенең кадрлар белән эшләүче хезмәткәрләре катнашты.
Биредә эш урыны эзләүче һәм әлегә эшсез ютазылылар эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралаша, аларда булган вакансияләр, хезмәт шартлары белән таныша алдылар. Ярминкәдә барлыгы 45 кеше булды. Әңгәмә нәтиҗәләренә карап, эшкә урнашу өчен 7 юллама бирелде.