Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре "Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында "Нәрсә ул терроризм һәм экстремизм, үзеңне теракт вакытында ничек тотарга" әңгәмәсе үткәрде. Чарада өлкән төркем тәрбияләнүчеләре катнашты.
Әңгәмә барышында балалар "терроризм һәм экстремизм" төшенчәсе, аларның барлыкка китерүче сәбәпләр белән танышты.