Министрлык вәкилләре Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

21 нче сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә чаклы  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.

Әлеге тикшерү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәген планлы тикшерү турында" дигән боерыгы нигезендә башкарыла һәм үзәкнең расланган  дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкару-башкармавын белү максатларыннан чыгып үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International