Статистик мәгълүматларга караганда, 15 нче сентябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16193 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,79% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36891 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1537 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 712 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 322се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 86 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.