Идел буе районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 29 кешене эшкә урнаштырган

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанның Идел буе районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештырылган.

Ярминкәдә 548 катнашкан, аларның 29ы эш урынына юлламалар алган.

Чара барышында гражданнар хезмәт базары халәте хакында мәгълүматлар алган, вакансияләр банкы белән танышкан, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International