Шушы көннәрдә Кукмарада тантаналы рәвештә яңыртылган парк ачылды.
Бу бәйрәмдә Кукмараның “Милосердие” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнәгн балалар һәм яшүсмерләр өчен “Осталар шәһәре” дип исемләнгән иҗади мәйдан оештырды.
Балалар әти-әниләре һәм үзәк белгечләре белән бергәләшеп камырдан һәм төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясады.