Шушы көннәрдә Казанның IT-парк волонтерлары һәм үзәк китапханә эшчеләре Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар.
IT-парк волонтерлар ярдәме белән җыештыру һәм интернат территориясен кышка әзерләү узды.
"IT-парк волонтерларына карап, күңел сөенә, – ди интернат директоры Элеонора Серебрякова. – Егетләр берничә сәгать эчендә зур күләмдә эшләр башкарырга җитеште. Ә җыештыру тәмамлангач, волнтерлар чәй табыны әзерләде.
Интернатта яшәүчеләр китапханәчеләр килүен түземсезлек белән көтеп ала. Бу юлы алар “Йөрәгеңдә изгелек урнаштыр” дип исемләнгән чара әзерләгән. Бу чара кысаларында җырлар җырланды, ярдәмләшү хакында лекцияләр укылды, тренинглар узды.
Интернат администрациясе волонтерларга һәм оешмаларга зур рәхмәтен белдерде.