Арчаның “Өмет чыганагы” үзәгендә игелек атнасы дәвам итә

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында Арчаның “Өмет чыганагы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр реабилитация үзәге белегчләре “Курчаклар өйдә терелтә” исеме астында, хәрәкәт аппаратында чикләүләре булган балалар янында кунакта булдылар. Бу проект реабилитация үзәкләренә йөрергә мөмкинлекләре булмаган балаларга үзләрен ялгыз хис итмәскә, аларның социаль бәйләнешләрен яхшыртуга, эмоциональ һәм психик сәламәтлекләрен ныгытуга юнәлтелгән.

Оештырылган чарада хәзерге вакытта реабилитация үзәгенә йөрүче балалар катнашты. Алар төрле геройлар булып киенеп әкиятләр сөйләде. Аннан соң балалар бергәләшеп “Түгәрәктә туп”, “Игътибар”, “Танып бел” уеннарын уйнады, җырлар җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International