Менделеевск районының "Камские зори" приютында тәрбияләнүчеләр игелек атналыгында катнашты

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Менделеевск районының  “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре “Игелекле эшләр кылып армагыз” исеме астында мультипликацион фильмнар күрсәтү һәм асфальтта рәсемнәр ясау бәйгеләре оештырды.

Приют тәрбиячесе Рамил Загретдинов мәктәп яшендәге укучылары белән Химиклар Аллеясы территорясен чыстартты. Моннан тыш, приют тәрбиячесе Резеда Шакирова балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырды. Балалар ясаган төрле төстәге рәсемнәр, күзләрне сөендерде, кәефеләрне күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International