Бүген, Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында Арчаның халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Көчле, батыр, оста, җитез” исеме астында спорт чарасы оештырылды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның ялын кызыклы һәм файдалы итеп актив үткәрүгә юнәлтелгән иде.
Бәйгедә социаль хезмәткә мохтаҗ булган 10 бала көч сынашты. Балалар өчен иң кызыклы спорт уеннары сайланган иде. Бәйге барышында бу балаларда бердәм команда рухы күзәтелде.