Бүген, Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында, Түбән Каманың “Веста” гаиләлгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Күңелле стартлар” бәйгесен уздырды. Балалар 2013 елда студентлар арасында узган Халыкара спорт ярышлары, әле быел гына Казанда узган 2015 елда узган йөзү төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионатын искә төшерделәр.
Аннан соң балалар, командалага бүленеп, осталыкта, зиһенлелектә, җитезлектә көч сынаштылар. Бәйге үзенә күптөрле конкурслар, эстафеталар, уеннарны сыйдырган иде.