Бүген Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында Чирмешәннең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре физкультура–сәламәтләндерү комплексында сәламәтләндерү һәм сәләмәт яшәу рәвешенә җәлеп итү максаты белән социаль ярдәм алучы балалар белән “Сәламәт бул” спорт чарасы уздырдылар.