Бүген Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында Чистайның “Юлдаш” олкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр чистарту эшләрен башкарды. Чистарту эшләре якын тирәдә торучы ветераннар һәм хезмәт ияләренең йорт әйләнәсен төзекләндерүгә юнәлтелгән иде.
Бүгенге көнне өлкән яшь кешеләре, инвалидлар Бөек Ватан сугышы ветераннарының өй тирәсен чүптән арындыруга, матурлауга, чәчәклекләргә су сибүгә багышлады.