Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре игелек атнасы кысаларында “Игелек атналыгы” уздырды

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

  Бүген Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен чара уздырдылар. Биредә әдәби әсәрләр укылды, туган як турында әңгәмәләр оештырылды. Әлеге чараның истәлеге итеп, катнашучыларга рус һәм татар телендә китаплар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International