Бүген Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН акциясы кысаларында Тукай районының «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре төрле категория гаиләләреннән 13 балигъ булмаган баланы “Патриот” музеена чакырдылар. Шулай ук балалар сугышта үлгәннәрне искә алдылар, һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар.