Бүген Биек Тауның "Эмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә игелек атнасы кысаларында “Көзге кайгырту” дигән атналык акция оештырдылар.
Социаль хезмәткәрләр үзәк карамагында торучыларның өйләрен җыештырдылар, тәрәзәләрен җылыттылар, кышка утын әзерләргә ярдәм иттеләр. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге акциядә барлыгы 84 кешегә ярдәм күрсәтелер дип фаразлана.