8нче сентябрьгә эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16260 эшсез теркәлгән. Узган атнага караганда бу 112 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе кимеп, 0,79% тәшкил итә.
Узган хисап атнасында барлыгы 728 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 317 үз теләге белән эштән киткән булса, 50 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.